Логотип 'Телесемь'
КазаньАфишаДругоеСәхнә арты серләре. Бинага-175 ел!

Сәхнә арты серләре. Бинага-175 ел!

Экскурсия
16+
Сәхнә арты серләре. Бинага-175 ел!

Расписание сеансов

Дата
Площадка

По выбранным параметрам сеансов не найдено

О событии

Татар телендә үткәрелә. Экскурсия татар театрына нигез салучыларның берсе, режиссёр, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 138 ел һәм театр бинасына 175 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Тинчурин театрына эксклюзив экскурсия — театр тарихы һәм сәнгате белән танышу, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объекты булган театр бинасы турында күп фактлар белү һәм бинаның зәвыклы интерьерларын күрә алу мөмкинлеге ул. Тамашачыларга театр дөньясы буенча кызыклы сәяхәт вакытында сәхнә арты дөньясын күрү, спектакльләрнең ничек һәм кайда барлыкка килүен, бу процесста кем катнашуын белү, театрның төрле почмаклары — грим бүлмәләре, бутафор, костюм, тегү цехларында костюмнарның ничек тегелүен, декорацияләрнең ничек ясалуын һәм саклануын күрү өчен эксклюзив мөмкинлек ачылачак. Экскурсия вакытында сез: Театрның серле бер дөнья икәнлегенә таң калырсыз, бөек шәхесләр спектакльләрне күзәткән урыннарны күрерсез. Театр бинасының тарихын белерсез. Иркен залларның зиннәтле бизәлешенә сокланырсыз. Әйдәп баручы артистларның төп рольләргә ничек әзерләнүләрен белерсез. Югары сәнгатькә кагылудан онытылмаслык тәэсирләр алырсыз.

Время:60 мин.
+1